tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар шәмаиле сәнгатен дәвам итүче осталар
Татар шәмаиле сәнгатен дәвам итүче осталар

Татар шәмаиле сәнгатен дәвам итүче осталар

Һәркемнең татар йортларында гарәп язулы үзенчәлекле картиналарны күргәне бардыр. Мондый төр панноны шәмаил дип атыйлар. Борынгы заманнарда аларны Коръәнне, динне тарату өчен акыл ияләре генә ясый алган. Бүген исә шәмаилләр башкачарак роль үти. Беренче чиратта бу өйдәге, мәчеттәге декорның гадәти элементы һәм кешегә үзенең тамырлары турында искә төшерү.

Хәзерге көннәрдә дә шәмаилләр белән кызыксыну кимеми. Күренекле текстолог, нәкышчы, каллиграфист Нәҗип Нәккаш сүзләре буенча, каллиграфия һәм шәмаилләр буенча белгечләр аз түгел. Һәм алар Казанда гына түгел, чит төбәкләрдә, Россиядән чит илләрдә дә иҗат итәләр.

Бүген, 11 мартта, Ислам мәдәнияте музеенда “Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шәмаилләре” дигән күргәзмә ачылды. Рәссам ханымнар бүгенге көндә татар шәмаиле сәнгатен дәвам итүче осталар.

Әлфия Исхакова – шәмаилләрне традицион һәм ретро стильдә башкара, тумыштан бирелгән сәләтен профессиональ дәрәҗәгә җиткереп, тугра жанрын да үзләштерә.

Аның остазы Нәжип Нәккаш Әлфия ханымның ижат юлын сөйләгәндә, аның никадәр максатчан һәм инициатив булганын искәртте.

“Беренче сәнгать буенча белем алган, гарәп язуына гашыйк булган Әлфия педагогика институтына махсус гарәп каллиграфиясен  үзләштерергә керә. Һәм хәзерге көндә ул тумыштан бирелгән сәләтен профессиональ дәрәжәгә житкергән, тугра жанрын үзләштергән оста,”- ди.

 

Ә Чулпан Шәрифуллина үзенең шәмаилләрен башкачарак рәвештә башкара. Үзе дә: “Максатым- шәмаилне сүз белән генә түгел, ниндидер образ аша чагылдыру тора”,- ди.

Нәҗип Нәккаш тә аның иҗатын бәяләп:

“Гаҗәеп дәрәҗәдә татар орнаментларын тоеп, аларны төрле интепретацияләрдә куллана. Ул төсләрнең йомшаклыгы, бер- берсе белән ярашуы шаккаттыра. Шуның өстенә, шәмаил дә эчтәлек, сюжет та бар,”- дип искәртте.

Һәр өлеш, өземтә, төсләр авторларның фәлсәфи һәм дини карашларын ачып бирә. Күргәзмәдә шәмаилләрдән тыш, Коръән өзекләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләрен киндер тукыма һәм кәгазьгә матур итеп язган иҗат әсәрләре дә тәкъдим ителә.

Ислам динен кабул итүнен 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә май аена кадәр дәвам итәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*