tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды

13 март Пермь крае Барда округының “Колос” сәламәтләндерү базасында Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгына багышланган чаңгы ярышы узды.

Яше дә, өлкәне дә – барлыгы 6 муниципаль районнан 182 кеше катнашты. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән  БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Чарада Барды округы башлыгы Хәлил Алпанов һәм Пермь крае татар милли-мәдәни мохатрияте рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*