tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» конкурсы дәвам итә
«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» конкурсы дәвам итә

«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» конкурсы дәвам итә

Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Җиде буын безне бу фани дөньяга китергән, безгә җан өргән. Аларның җаны бездән ярдәм һәм дога көтә, ошбу эшебездә теләгебезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булсын.

Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, ул үзенең кануннары, гореф-гадәтләре, халкы белән яши. Безнең борынгы бабаларыбыз өчен әхлак, рухи һәм акыл тәрбиясе финанс чараларыннан мөһимрәк булган.

“Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк”. Үз халкыңның, борынгы бабаларыңның дөрес тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел. Онытмыйк, шәҗәрәләр белү, язып бару –  матур һәм борынгы гадәт.

Конкурс 20 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*