tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Милли китапханәсендә борынгы уен кораллары турында ачык лекцияләр циклы
ТР Милли китапханәсендә борынгы уен кораллары турында ачык лекцияләр циклы

ТР Милли китапханәсендә борынгы уен кораллары турында ачык лекцияләр циклы

14-19 мартта Әлмәт шәһәренең «Алмет» иҗтимагый үзәгендә Almet Music Lab музыкаль лабораториясе узачак. Аңа кадәр 11-12 мартта Казанда, MOÑ театраль мәйданчыгында инкыйлабка кадәрге чор, борынгы уен кораллары һәм совет чорында гореф-гадәтләрнең үзгәреше турында ачык лекцияләр циклы үткәрелде.

11 март, 18.00. Иске-татар музыкасы һәм шигъриятенең метроритмнары

Спикер – фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты, ТР һәм РФ композиторлар берлеге әгъзасы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология бүлеге доценты Геннадий Макаров. Шулай ук ул – Идел буе һәм Урал буе татарларының музыкаль мирасын өйрәнүче. Аның хезмәтләре буенча борынгы милли уен кораллары (алар арасында: думбра, дәф, ногай, курай һ.б.) торгызылган. 40 елдан артык вакыт эчендә Геннадий Макаров тарафыннан меңләгән уникаль халык җырлары яздырылган.

11 март, 19.30. Төрки уен кораллары

Спикер – Мультиинструменталист, композитор, спектакльләр музыкасы авторы, автор-реконструктор, «Алпар» этно-төркеме һәм музыкаль мастерлар иҗади берләшмәсенең җитәкчесе, сәнгать белгече, тюрколог Алмаз Әсһәдуллин. Ул Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, бүгенге көндә Россия сәнгать тарихы институтының «Инструментоведение» бүлеге аспиранты.

Алмаз Әсхәдуллин бүгенге көн татарларының бабалары уйнаган кораллар, аларның заманча кулланышы турында сөйләде. Сөйләп кенә түгел, уйнап та күрсәтте.

12 март, 17.00. Совет чорында яңа татар музыкасын ничек язганнар

Спикер – «XX гасырның 100 татар җыры» проектының кураторы Рәдиф Кашапов. Ул конкрет мисалларда татар җыры тәҗрибәсенең совет татар эстрадасына әверелүе, «гореф-гадәт»нең яңалыгы һәм татар музыкасының үсеш юллары турында сөйләде.

12 март, 18.30. Марат Taturas белән этно-джем

Спикер – композитор, саунд-продюсер, электрон музыкант, Россия кинематографистлары берләшмәсе, Россия композиторлары берләшмәсенең яшьләр бүлеге һәм Europe-Asia (Лондон) иҗади гильдиясе әгъзасы Марат Taturas. Ул 100дән артык фильм саундтреклары авторы.

Джемда бер юлы 10 кыллы, тынлы, перкуссияле коралларда уйный белгән музыкант һәм вокалист катнаша ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*