tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистикасының бүгенге хәле һәм үсеше
Татар журналистикасының бүгенге хәле һәм үсеше

Татар журналистикасының бүгенге хәле һәм үсеше

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә татар матбугаты алдында торган актуаль мәсьәләләрне барладылар. 11-12 февраль көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты Социль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасык афедрасы, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге тарафыннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә галимнәр, татар матбугаты вәкилләре һәм КФУ студентлары катнашты. “Татар телендәге мәгълүмати мохит: хәзерге хәле һәм үсеш юллары” исеме астында узган әлеге чарада тарих битләренә дә, бу өлкәдәге күренекле шәхесләр эшчәнлегенә дә, татар журналистикасының көн кадагында торган мөһим сорауларга да күз салынды.

SNZQV2fSwHI

Конференцияне 11 февраль көнне чакырылган кунаклар катнашындагы пленар утырыш ачып җибәрде. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы каршындагы Җәмәгать советы рәисе  Ислам Әхмәтҗанов, танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Илсур Тимеров, “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире МәдинәАвзалова һәм башкалар бар иде. Әлеге шәхесләр үз чыгышларында татар матбугатының, гомумән, туган телебездәге мәгълүмати мохитнең үзенчәлекләрен, аларны чишү юлларын билгеләп үттеләр.

Р.Ратникова үз чыгышын катнашучыларны тәбрикләү һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән башлады. Сәясәт өлкәсе вәкиле буларак ул республикадагы икетеллелек мәсьәләсен дә ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, кабул ителгән программа буенча 2020 елга республикада рус һәм татар телләре, гадирәк әйткәндә, 50/50 процентта кулланылырга тиеш.

Республикабызның татар телендә чыгучы рәсми газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров басма матбугатның бүгенге торышы һәм үсеше турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге татар телендәге “сары матбугат”  әхлакый нормаларны истә тотмый. Җитмәсә, алар республикада шактый зур тираж белән басыла, димәк, аларны күпләп укыйлар. Әхлаксызлык бүген нормага әйләнсә, бу – бик куркыныч дигән фикерне әйтте ул.

I0EvO4yfy3g

“Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров үз чыгышында замана журналистларын мәгълүматны объектив итеп бирергә өйрәтү, мәгълүматның аз күләмле һәм басма матбугатта жанр киңлеге чикле булуы, иллюстрацияләр сыйфаты, татарча газета-журналлар һәм китап сату мәсьәләләрен кузгатты. Республиканың Яр Чаллы төбәгендәге матбугат торышына Илсур Флүс улы  җитди карый һәм чаралар күрергә тырыша. Шулай ук редакция шушы җирлектәге мәктәп-гимназияләрдә чыгып килүче газеталарга булышлык күрсәтә башлаган.

2015 ел татар журналистикасы өчен әһәмиятле – быел аңа 110 яшь. Бер гасырдан артык тарихка ия булган журналистикабыз буенча кыска сәяхәтне татар журналистикасы кафедрас җитәкчесе Васыйл Гарифуллин уздырды. Профессор үз чыгышында милли журналистика тарихын өйрәнү кебек мөһим мәсьәләне күтәрде. Ул бүген татар матбугатында өйрәнелмәгән темалар, шәхесләр, өлкәләр күплеген искәртте. Чыннан да, сыйфатлы матбугат чаралары булдырыр өчен аларны төптән белергә, димәк, тарихы белән таныш булырга кирәк. Гарифуллин фикеренчә, фәнни эшләр һәм аларны туплаган җыентыклар системага китерелеп, аерым бер тәртип буенча дөнья күрергә тиеш. Шул уңайдан, ул Татарстан Фәннәр Академиясе каршында журналистиканы өйрәнү үзәге булдыру тәкъдимен кертте.

Пленар утырыштагы һәр чыгыш полемика белән тулыландырылды, әйтелгән аңлатмаларда да саллы фикерләр яңгырады. Римзил Вәлиев татар матбугатын гаммәви мәгълүмат чарасы дип кенә түгел, ә мәдәният һәм мәгърифәт чарасы булган мили үз аңны тәрбияләүче дип тә атады. Өстәвенә, мисалга Татарстандагы матбугатны укучылар саны Россиянеке белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк булуын әйтеп, ул: “Татар журналистикасында өмет бар!” – дип белдерде.

Чара барышында 25 ел элек татар журналистикасы кафедрасына нигез салучы Флорид ага Әгъзамовның исеме еш яңгырады. Бу бердә очраклы түгел, чөнки 11 февраль – аның туган көне. Чыгыш ясаучыларның күбесе анны кабатланмас журналист, искиткеч шәхес, үрнәк остаз буларак истә калдырган. Пленар утырыш Флорид ага белән бәйле матур эчтәлек тәге хатирәләр белән йомгакланды. Соңрак түгәрәк өстәлгә җыелып, катнашучылар әлеге шәхескә багышланган документаль фильм карады.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*