tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистлары форумы делегатлары “Татар авылы” этнографик музее белән танышты
Татар журналистлары форумы делегатлары “Татар авылы” этнографик музее белән танышты

Татар журналистлары форумы делегатлары “Татар авылы” этнографик музее белән танышты

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.Форумга Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналисты килде.

Бүген журналистлар Татарстанның Яшел Үзән районына килделәр. Исәк авылындагы ачык һавадагы «Татар авылы» этнография музеенда делегацияне җылы каршы алдылар.

Әлеге музейга 2009 елда нигез салынган. Музей мәйданы 1,5 гектардан артык. Бу уникаль комплекста борынгы татар авылының көнкүреше һәм тормышы торгызылган.Территория берничә ишегалдына бүленгән, анда тукыма, тимерчелек һәм чүлмәкчелек остаханәләре бар. Торак йортлар һәм башка корылмалар татар авылларының типик биналары үрнәгендә төзелгән. Өйләр тышкы кыяфәтләре һәм эчке җиһазлары белән аерылып торалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*