tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне башланды
Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне башланды

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне башланды

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.Форумга Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын татар журналисты килде.

Бүген журналистлар Татарстанның Яшел Үзән районына килделәр. Исәк авылындагы ачык һавадагы «Татар авылы» этнография музеенда делегацияне җылы каршы алдылар.

Шулай ук журналистларны “Зелёный Дол” мәгълүмат үзәге һәм “Яшел Үзән” газетасы редакциясе эшчәнлеге белән таныштыру планлаштырылган. Шулай ук Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданга барачаклар. Исәк авылындагы ачык һавадагы «Татар авылы» этнография музеенда да булачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*