tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТАТАРКИНО»ГА 100 ЯШЬ: «кино зур көч сарыф итә торган коллектив хезмәт»
«ТАТАРКИНО»ГА 100 ЯШЬ: «кино зур көч сарыф итә торган коллектив хезмәт»

«ТАТАРКИНО»ГА 100 ЯШЬ: «кино зур көч сарыф итә торган коллектив хезмәт»

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең чыгышында кинематографиянең кеше тормышындагы ролен ассызыклап үтте:

– Тормыш үзгәрә, кешеләр үзгәрә, ләкин бик күп тарихи вакыйгалар, һәм тарихи булмаган вакыйгаларны без, кагыйдә буларак, шактый яшь, әмма популяр кино сәнгате призмасы аша кабул итәбез. Без бүген үсеш  алучы медиа сәнгатьләр белән даими конкуренциядә яшибез. Интернет яшьләрнең игътибарын көн саен ныграк җәлеп итә. Бик күпләр бүген виртуаль дөньяда яши, әмма, мөгаен, кино сәнгатенең үзенчәлеге шундадыр — ул иҗат төре, бу беренче чиратта кеше җанына, аны кабул итүгә юнәлдерелгән тормышка ашыру төре. 

Бәйрәм тантанасында БДБ илләре киностудияләре җитәкчеләре, «Татаркино» дуслары һәм партнерлары, татар киносы ветераннары, режиссер-продюсерлар катнашты.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова Татарстан киносы ветераннарына рәхмәтен белдереп, «киноның коллектив хезмәт» икәнен әйтеп узды:

– Хөрмәтле ветераннар, мин сезнең алдыгызда баш иям. Сез булмасагыз хәзерге көн булмас иде: татар киносына нигез салучылар ул — сез. Ә кино — ул чыннан зур көч сарыф итә торган коллектив хезмәт. Бер генә фильм өстендә дә 100дән артык кеше эшләргә мөмкин. Шуңа күрә, гомумән алганда, мин әлеге бәйрәмне бөтен Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы дип кабул итәм, – диде ул.

Бәйрәм программасында тамашачы татар кинематографы тарихына чумып, ностальгия кичерде. Мәсәлән, «Яланаяклы кыз» һәм «Ак чәчәкләр» һәм башка фильм-сериаллар күрсәтелде. Сәхнәдә кино йолдызлар буларак танылган җырчылар күбебезгә билгеле җырларны башкарды. Чараны Татарстанның атказанган артистлары – Зөлфия Вәлиева һәм Динар Хөснетдинов алып барды.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*