tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисты Венера Ганиева Россия Президентын сайлауларда катнашты
Татарстанның халык артисты Венера Ганиева Россия Президентын сайлауларда катнашты

Татарстанның халык артисты Венера Ганиева Россия Президентын сайлауларда катнашты

Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева РФ Президенты сайлауларында үз тавышын биргән. Җырчы сайлау участогы каршында төшкән фотосурәте белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Фотосурәттән күренгәнчә, Венера Ганиева Казан Совет районының Халитов урамында урнашкан 366 сайлау участогына килеп тавыш биргән.

Искәртеп үтәбез, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак.

Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

  • Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 17 мартка кадәр узачак. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*