tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» хәйрия марафоны старт алды
«Рамазан – игелекле гамәлләр ае» хәйрия марафоны старт алды

«Рамазан – игелекле гамәлләр ае» хәйрия марафоны старт алды

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны старт алды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар үткәрәчәк, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыюны һәм аларны мохтаҗларга бүлүне оештырачак.

Быел «Зәкят» хәйрия фонды 20 авыру балага, шулай ук мохтаҗлык кичергән 20 өлкән кешегә ярдәм күрсәтергә планлаштыра. Узган ел 23 бала, шулай ук 29 өлкән кеше һәм мохтаҗлар өчен 1 млн 920 сумлык иганә җыю игълан ителгән иде. Фитр сәдакасы һәм фидия дә якынча шул күләмдә таратылган.

Хәйрия акциясе кысаларында он, ярма, көнбагыш мае, консерва, шикәр, макарон, чәй һәм хөрмә җимешләреннән торган ким дигәндә 500 азык-төлек җыелмасы тапшыру планлаштырыла. Узган ел Казанда аз керемле 625 тән артык гаиләгә гомуми авырлыгы 4,5 тоннадан артык азык-төлек тапшырылган.

Казанда ифтарлар 48 мәчеттә узачак. Ифтарны үз исеменнән оештырырга теләүчеләр мәчет имамнарына мөрәҗәгать итә ала. Ифтарга килергә теләүчеләрдән алдан язылу сорала.

Көндәлек ифтарлар колонияләрдә дә үткәреләчәк. Ураза тотарга теләүче тоткыннар өчен махсус туклану режимы кертелгән, гыйбадәт кылу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Алар өчен махсус бәйрәм намазлары оештыру планлаштырыла.

Республика ифтары Казанда 29 нчы мартта узачак. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге бу көнне 12 мең кешене җыячак. 2024 елдан чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эгидасы астында үткәрелә башлый, шул сәбәпле федераль статуска ия булды. Казанда XII Республика ифтарын уздыруга 700 волонтер җәлеп ителәчәк.

Изге ай уңаеннан 30 нчы маршрут буенча бушлай автобус йөриячәк. Татарстан башкаласында әлеге акцияне беренче тапкыр узган елда башлап җибәрделәр, ул вакытта бушлай автобус хезмәтеннән 800 гә якын кеше файдаланган.

Чыганак: kzn.ru/meriya

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*