tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан чатыры ачылды
Рамазан чатыры ачылды

Рамазан чатыры ачылды

Рамазанның беренче ифтарында аның тантаналы ачылышы булды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин
бар мөселманнарны мөбарәк Рамазан ае җитүе белән котлады.

Чарага җыелучыларны шулай ук РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Мәскәүнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков котлады.

Мәскәүнең Мемориаль мәчете янында урнаштырылган “Рамазан чатыры”нда гадәти ифтар мәҗлесләре генә түгел, ә эчтәлекле рухи-мәдәни чаралар уза.

Быелгы кичәләрнең төп темасы – мөселман гаиләсе.

Россиядә гаилә елында безнең нәзарәт 2024 елны мөселман гаиләсе елы иттереп тә үткәрә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов: “Рамазан ае Аллаһка мәхәббәтне, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламгә мәхәббәтне һәм рухи кыйммәтләргә мәхәббәтне кузгата ала”, – дип сөйләде.

Чатырдагы һәр кичә аерым темага багышланган. Бүген, мәсәлән, аны Мәскәүдәге кырым-татар оешмасы үткәрә.
Шулай ук кайбер гарәп һәм мөселман, БДБ илләре, милли оешмалар үз мәдәниятләре белән аерым көннәрдә таныштырачак. Спортка, сәләтле балаларга, хәйриячелеккә, әл-Кудс көненә багышланган очрашулар булачак.

Татарстан Республикасы көне 25 Рамазан – 4 апрельгә ниятләнелгән.

«Рамазан чатыры» чаралары һәр көнне Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте сәхифәсендә турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*