tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар элемтәдә! Әсхәт Хисмәтов башкаруында “Килә ява, килә ява…” спектакленнән Шәйхи җыры

Татарлар элемтәдә! Әсхәт Хисмәтов башкаруында “Килә ява, килә ява…” спектакленнән Шәйхи җыры

“Кадерле тамашачылар! Сез спектакльләрне һәм артистларны ничек сагынганыгызны беләбез. Артистлар да сезне һәм яраткан эшләрен бик сагына. Шуңа без бүген яңа радиостанция ачырга булдык – КАМАЛ FM. Театрыбыз артистлары өйләрендә спектакльләрдән җырлар яздырды. Без көн дәвамында Камал артистлары башкаруында иң яхшы җырларыбызны тапшырачакбыз. Көнебезне Татарстанның халык артисты ӘСХӘТ ХИСМӘТОВ ачып җибәрә. Ул сезнең өчен “Килә ява, килә ява…” спектакленнән Шәйхи җырын башкара. Ә музыкаль марафон 19.00 сәгатьтә Камал театры сайтында kamalteatr.ru «МӘХӘББӘТ FM» спектакле трансляциясе белән тәмамланачак”, – дип язалар “Камал театры”ның Инстаграмдагы аккаунтында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*