tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының август саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз Башкортстанның Мишкә районында Рейхстаг  түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитов истәлегенә һәйкәл ачу чарасыннан репортаж, күп санлы җырлар, әдәби әсәрләр авторы Голнур Айзат белән әңгәмә, язучы Ибраһим Салаховның тууына 110 ел тулу уңаеннан,  “Ак калфак” оешмасы үткәргән IV Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесе турында һәм башка кызыклы язмалар белән таныша аласыз.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*