tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм ханлыгы турында китап Коломнадагы фестивальдә тәкъдим ителде
Касыйм ханлыгы турында китап Коломнадагы фестивальдә тәкъдим ителде

Касыйм ханлыгы турында китап Коломнадагы фестивальдә тәкъдим ителде

«Тени Касимовского ханства» китабы Коломнадагы IX «Антонов алмалары» Халыкара китап фестивалендә тәкъдим ителде.

Быел Рязань өлкәсе стендында «ЧИТАЙ» Нәшрият йорты бастырып чыгарган һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Тени Касимовского ханства» фотоальбомы урын алган.

Басманың авторлары — РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов һәм педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Марат Сәфәров, баш редакторы – Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов.

«Тени Касимовского ханства» китабы – борынгы авыллар, табигый урыннар, мәчетләр һәм зиратлар буйлап – Рязань өлкәсендә яшәүче татарлар дөньясына сәяхәт ул. Биредә шулай ук өлкәдәге татар авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре дә туплап бирелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*