tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны  Омск шәһәре аэропортында Омск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары, төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов каршы алды.

Милли Шура рәисе бүген 360 еллык тарихы булган татар авылы – Каракүлгә барачак. Биредә шул уңайдан тантаналы чара оештырыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге авылда быелның 6 нчы маенда зур янгын чыгып, йортлар янды. Йорт-җирсез калган милләттәшләребезгә дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм иттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе турында да язган идек. Омск өлкәсе губернаторы тарафыннан да татар авылына матди ярдәм бирелә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән берлектә, авылның тарихи датасы уңаеннан оештырылган чарада катнашып, агачлар утыртачак. .

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*