tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының октябрь саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз сентябрь аенда башкалабыз Казан шәһәрендә узган “Милләт җыены” чарасы, шулай ук “Бөтенроссия татар журналистлары форумы”на багышланган мәкаләләр белән таныша ала.

Тарих белән кызыксынучылар өчен даими авторыбыз Тәэминә Биктимерованың Фатыйма Дәүләткилдиева турындагы язмасы аеруча да кызыклы булыр. Газетабызда шулай ук Башкортстан Республикасы, Киров, Түбән Новгород, Самара, Төмән өлкәләрендәге милләттәшләребздән килгән язмалар да урын алды

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*