tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарларда кунакта”
“Татарларда кунакта”

“Татарларда кунакта”

Ульяновскиның Лев Толстой урамындагы “На Покровской” күргәзмәләр залында “Татарларда кунакта” дип исемләнгән гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек күргәзмә ачылды.

Әлеге күргәзмәдә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм художество музей-тыюлыгы фондында сакланучы милли ядкарьләр урын алган. Музейханә хезмәткәрләре аны Татар Автономияле Совет Социалистик республикасы оешуына 100 ел булуга багышлап әзерләгәннәр икән. Бу экспозиция республиканың күркәм юбилее уңаеннан илебезнең төрле регионнарында яшәүчеләрне татар халкы һәм Татарстанның тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре белән таныштыру максаты куя, дип белдерде күргәзмәне оештыручылар.

Экспозициядә Татарстан Республикасының хәзерге заман осталары тарафыннан булдырылган 180гә якын музей ядкаре белән танышырга мөмкин. Алабугада узучы халыкара арт-симпозиумнарда иҗат ителгән рәсемнәр, табигать күренешләре, декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре, милли костюм үрнәкләре, мөселман кардәшләребез куллана торган әйберләр, әнә, шундыйлардан.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Валентина Рыбакова, Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм художество музей-тыюлыгы, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашты.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*