Интернет челтәрендә видеоклиплар һәм телевидение тапшырулары таратучы “Дөнья” студиясе “Татар мөнбәре” аналитик әңгәмәләр сәхифәсе ачып җибәрә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган студиянең беренче аналитик тапшыруы татарлыкны саклау темасына багышланган. Римзил Вәли алып барган әңгәмәдә БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин, мәгариф белгече, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин, журналист Рәшит Минһаҗ катнашалар.
Дуслар! Беренче тапшыруга теләкләр, тәкъдимнәр языгыз!
татар телендә дә булса иде бу “доктрина”
Тырышырга була. Әлбәттә, тел белгече тәрҗемә итсә, дөресрәк булыр иде. Бәлки алты миллион ярым татар арасында, кемдер табылыр да.
Удачи вам, друзья!
Удачи вам, друзья!
Бик әйбәт!
Кадерле дуслар! Хөрмәтле Римзил Салихович, Фәиз Камал, һәм башка тапшыруда катнашучылар !
Мин сезне чын күңелдән котлыйм бу тапшыруны интернетка чыгара алуыгыз белән. Уңышлар һәм сәламәтлек телим. Рәхмәт сезгә.
Татарча сөйләшүебезне онытмасак,туган телебезне кадерләсәк , безне татарлыктан бернәрсәдә аера алмас! Алла бирса.
Мәликә Басыйр
Бу язмама кул куйдым мин,
Һич тә тормыйм акланып.
Кемдер әйбәтрәк язса,
Кул чабармын шатланып.
Түгел бит мин тел белгече,
Татар җанлы бер бәндә.
Менә шуны чамалагыз
Тәнкыйт уйлар килгәндә.
Укыгыз да төзәтегез,
Кәбәйтеп таратыгыз!
Татар аңын үстерегез,
Милләтне яратыгыз!
Кирәк гамәл.
Уңышлар.
Арымагыз.
Казанда татар телен белүченең адресын әйтә алам-Римзил Вәлиев