tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан башкаласында «Саумы, Казан!» әдәби бәйгесе старт ала
Татарстан башкаласында «Саумы, Казан!» әдәби бәйгесе старт ала

Татарстан башкаласында «Саумы, Казан!» әдәби бәйгесе старт ала

Казанда Татарстан башкаласына багышланган «Саумы, Казан!» прозаик әсәрләре конкурсы старт ала. Ул Казанның әдәби-сәнгать образын формалаштыру, укуны популярлаштыру һәм заманча язучыларга ярдәм итү максатыннан уздырыла.

Конкурс ике яшь категориясе арасында: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр булганнар арасында оештырыла. Анда РФ дәүләт телләрендә язучы авторлар катнаша ала. ТР территориясендә яшәүче халыкларның башка телләрдәге эшләре рус яки татар телләренә сүзгә-сүз тәрҗемә белән җибәрелергә тиеш. Бер катнашучыдан моңа кадәр беркайда да басылып чыкмаган бер генә әсәр кабул ителә. Гаризаларны 5-нче апрельдән 31-нче июльгә кадәр kazankonkurs2021@ mail.ru электрон почтасына «Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән җибәрергә мөмкин.

Нәтиҗәләр Шәһәр көнен бәйрәм иткән көнне, 30-нчы августта ясалачак. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак, шулай ук конкур эшләре белән китаплар бастыру да планлаштырыла.

Эксперт комиссиясе составына килештерү буенча язучы, Татар ПЕН-үзәге директоры, «Казан альманахы» баш мөхәррире Әхәт Мушинский, шагыйрь, сценарист һәм музыкант, «Звездный билет», «Дебют», «Триумф» премияләре лауреаты Анна Русс, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина, язучы-прозаик Галимҗан Гыйльман, шагыйрь, тәрҗемәче, РФ һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Галина Булатова керәчәк. Эшләрне бәяләгәндә конкурсның тәкъдим ителгән тематикасына туры килү, теманы ачуда һәм образлар булдыруда автор сәнгати алымнарының оригинальлеге, конкурсның барлык шартларына туры килү исәпкә алыначак.

Конкурсны уздыру шартлары белән җентекләбрәк монда танышырга була.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*