tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә «Тәртип» радиосының брендбукын тәкъдим иттеләр
Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә «Тәртип» радиосының брендбукын тәкъдим иттеләр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә «Тәртип» радиосының брендбукын тәкъдим иттеләр

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Тәртип» мәдәни-агарту радиосының брендбукын тәкъдим иттеләр. Милли радиоплатформа концепциясе белән радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева таныштырды.

«Радионың миссиясе – милли моңнар һәм халык җырларын тыңлаучыларга җиткерү генә түгел, ә туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, татар халкының тарихын, милли традиция, гореф-гадәтләр, мәдәни һәм әдәби мирасын киләчәк буыннарга тапшырудан да гыйбарәт», – дип искәртте радионың баш мөхәррире.

Презентация вакытында Мөхәммәтшинга радио язмалары урын алган флешка бүләк иттеләр.

«Тәртип» радиосы кыска гына вакыт эчендә тыңлаучыларның шактый зур аудиториясендә кызыксыну уятты. Тыңлаучыларга интернет аша чит илдә яшәүче татарлар да кушылды.

«Тәртип» радиостанциясенең баш мөхәррире сүзләренчә, бу – иҗат ителлигенциясе, музыкантлар, язучылар, шагыйрьләр, спортчылар, актерлар (һ.б.) өчен мәйданчык. Радио Татарстанның 13 шәһәре һәм районында (Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары) сөйли.

Радиопроект булдыруның нигезен татар телен, Казан һәм Татарстанда яшәүче төп халыкның мәдәни мирасын, традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, татар халкына, тарихына, теленә карата мәхәббәт тәрбияләү, киң аудиториягә юнәлдерелгән рухи-агарту эше алып бару һәм милләтара диалог булдыру кебек идеяләр тәшкил итә.

Әдилә Зыятдинова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*