tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Эчкен авылы балаларына мәктәп формалары тегеп бирәчәк
Татарстан Эчкен авылы балаларына мәктәп формалары тегеп бирәчәк

Татарстан Эчкен авылы балаларына мәктәп формалары тегеп бирәчәк

8 майда Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылында янгып чыгып, 223 йорт янып беткән иде. Эчкен авылы укучыларына Татарстан хисабына мәктәп формалары тектерәчәкләр. Бу хакта Эчкен авылына булган эшлекле сәфәрендә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

Эчкен авылыннан утыз бала 1 июньнән 8 июльгә хәтле Актанышның «Бүләк» лагерында «Тел» сменасында ял итә. Икенче сменага да Эчкеннән балалар киләчәк.

«Балаларны Казанда каршы алып, шәһәр күрсәттек, конгресста кабул иттек һәм Актанышка илттек. Без һәрбер балага мәктәп формасы тегеп бирәчәкбез. Алар Татарстаннан әзер мәктәп формасы белән кайтачак. Без, йөгереп, йортлар салып йөргәндә, балаларга 1 сентябрьгә кияргә кием дә юк. Балалар аерылып калырга тиеш түгел, шуңа алар Татарстаннан мәктәп формасы, аяк киемнәре белән кайтачак», – диде Васил Шәйхразыев.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*