tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды
Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә (10-нчы ноябрьдә), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды – биредә урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә белем арттыру курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга тәҗрибәле тел белгечләре, дин галимнәре булыша.

Имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар өчен беренче лекцияне сәхнә теле укытучысы, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев алып барды. Лекция сәнгатьле сөйләм кагыйдәләрен өйрәнү мәсьәләләренә багышланды. Ул, катнашучыларны сәламләп, дин әһелләре өчен риторика фәненең әһәмиятен билгеләп үтте: «Дин әһеле үз эшчәнлеге барышында тавыш һәм дикцияне камилләштерү өстендә эшләргә тиеш. Сүзләрдәге авазларны дөрес әйтү, вәгазьләрне эмоциональ-иҗади якын килеп уку мөһим. Сез аудитория белән эшлисез, шуңа һәр нәсыйхәтегез кешенең күңеленә барып ирешерлек булырга тиеш», – диде ул. Аннары мөгаллим катнашучылар белән сулыш күнегүләре буенча  гамәли дәрес үткәрде. Ул дөрес сөйләм осталыгы буенча күнекмәләр бирде, укуларда катнашучыларны тыңлап, методик киңәшләрен җиткерде.

Белем арттыру курсы кысаларында иртәгә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имлә, мөгаллимнәр Илсияр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова әдәби тел нигезләре, ТР МДН Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев ислам динендә бурыч-әҗәтләр темасы буенча дәрес үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*