tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар бара
Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар бара

Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар бара

Җөмәдәл-әүвәл аеның 25-нче көнендә (20-нче гыйнварда), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды – биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре – гакыйдә һәм фикъһе белгечләре булыша.

Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында – Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәригать фәннәре докторы, гакыйдә белгече Сәйф Али әл-Асри бар. Остазлар ислам динендә мирас бүлү тәртипләре, гакыйдә мәсьәләләре, зәкят буенча лекция укый. Дәресләр рус, татар һәм гарәп телләндә бара.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*