tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашты
Татарстан мөфтие Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашты

Татарстан мөфтие Дамир хәзрәт Мөхетдинов белән очрашты

27 сентябрь көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә беренче тапкыр Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең имам-мөхтәсибе, РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов булды. Ул Казанга эш сәфәре – КФУ чарасында катнашу максаты белән килеп, җомга намазын Галиев мәчетендә укыды. Биредә хәзрәтне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Дин әһелләре Россиядә Ислам үсешенең юнәлешләре, өммәт һәм дин әһелләре алдында торган бурычлар, төбәк мөфтиятләрен борчыган уртак мәсьәләләр турында әңгәмә корды. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге – рус һәм татар телләрендә тәфсирләр әзерләү, «Даруль ифта» мөселман call-үзәге, әзерләнеп килүче «Фәтвалар китабы», яшьләр сәясәте, социаль һәм хәйрия башлангычлары хакында сөйләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*