tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте интернет радиосын булдырды
Татарстан мөфтияте интернет радиосын булдырды

Татарстан мөфтияте интернет радиосын булдырды

13 декабрьдә Казанның “Ривьера” кунакханәсендә Татарстан мөфтияте каршында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты яңа проектын – “Азан” – “Ислам авазы” интернет радиосын тәкъдим итте.

Чара матур итеп ясалган лазер инсталляция белән башланып китте. Радионың баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләү хатын җиткерде һәм сүзне Рөстәм хәзрәт Батровка бирде.

Рөстәм хәзрәт бүгенге вәзгыятьтә Ислам, мөселманнар турында гадел мәгълүмат таратуның әһәмияте турында сөйләде. “Азан” – “Ислам авазы” радиосы шушы юнәлештә уңышлы эшләячәгенә зур өмет баглавын белдерде. Иң уңышлы тапшыруларны заманча технологияләрдән ерак торучыларга дискларда таратуны да оештыру зарурлыгын ассызыклады.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Урысча газет укымаячакмын, интернетка кермәячәкмен дип әйткән булсам да, интернетка кергәлим хәзер”, – дип үз чыгышында шаяртып та алды. Ул яңа радионың төп авторларының берсе икән. Җәлил хәзрәт бу радионың алга таба телевидение форматына күчәргә тиешлеген дә хуплады.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров җыелган җәмәгатьне һәм радионы оештыручыларны рәис Ринат Закиров исеменнән сәламләде. Радионың татар телендә дә алып барылуына басым ясап, татар конгрессы мондый проектларны ихластан хуплавын белдерде.

Айназ Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, радио булдыру эшләре быел август аенда башланып киткән булган, сентябрь аенда илаһи музыка трансляцияләнсә, октябрь аенда көненә алты, ноябрь аенда – ун, декабрьдә – унике тапшыруга җиткергәннәр. Алга таба радионың сайтында тапшыруларның архивы да булачак, Җәлил хәзрәт тәкъдим иткәнчә, кайбер вәгазьләр тупланып диск рәвешендә дә таратылачак икән. Өстәвенә, FM ешлыгын алу эше барып чыкса, бу радионы оффлайнда да тыңлап булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*