tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиятендә татар шакмакларын тәкъдим иттеләр
Татарстан мөфтиятендә татар шакмакларын тәкъдим иттеләр

Татарстан мөфтиятендә татар шакмакларын тәкъдим иттеләр

Татарстан мөфтиятендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга татар хәрефләре төшкән шакмаклар һәм карточкалар җыелмасын тәкъдим иттеләр. Татар телен өйрәнүдә алыштыргысыз әсбап булган, балаларның үсешенә зур йогынты ясый торган әлеге проектның авторы – Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең татар һәм гарәп телләре мөгаллиме Ландыш Ибраһимова. Шакмаклар җыелмасы бер бала үзе генә дә, берничә бала бергә шөгыльләнү өчен дә бик кулай.

“Бүгенге көндә тел өйрәнү өчен төрле җайланмалар кулланыла: кушымталар, тапшырулар, уку-укыту әсбаплары. Әмма гасырлар белән сыналган кулланмаларны да онытырга ярамый. Киресенчә, аларны кабаттан халкыбызга кире кайтару өстендә эш алып барырга кирәк. Шундый кулланмаларның берсе – татар хәрефләре төшерелгән шакмаклар”, – ди автор.

Җыелмада исә – 12 шакмак. Һәр шакмакка алтышар хәреф төшерелгән. Алар ярдәмендә балалар татар сүзләрен җыя алачак. Шакмаклар бүк агачыннан ясалган, чыдамлы. Аларга хәрефләр гравировка ысулы белән кертелгән. Баш миен эшләтү өчен бик файдалы кулланма булып, гаджетларда утыруны, мультфильмнар карауны киметә торган ысулларның берсе, ди автор.

Әлеге җыелмада татар хәрефләре белән төсле сурәтләр төшерелгән карточкалар да бар.  Сурәтләр эксклюзив, барлык авторлык хокуклары да саклаган. Карточкаларга калын ламинация ясалган, балалар аларны боза һәм ерта алмыячак, алар таушалмый. Бала җәрәхәтләнмәсен өчен, кырыйлары түгәрәкләнгән.  Рәсемнәре ачык, матур төсләр белән буялган. Карточкаларда бирелгән сүзләрне әлеге шакмаклар ярдәмендә төзеп була.

Карточкалар һәм шакмаклар таралып ятмасын өчен, аларның махсус капчыгы һәм тартмасы бар. Бу – балаларны тәртипкә өйрәтү ысулы да. Җыелмада карточкаларга өстәмә рәвештә сүзлек тә бирелә, монда үзең белмәгән сүзне карарга мөмкин булачак.

Әлеге җыелманы сатып алырга теләүчеләр, проектның Инстаграмдагы битенә кереп, заказ бирә ала. Җыелманың бәясе – 2500 сум.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*