tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөхтәсибәтләрендә ислам нигезләре буенча курслар башланды
Татарстан мөхтәсибәтләрендә ислам нигезләре буенча курслар башланды

Татарстан мөхтәсибәтләрендә ислам нигезләре буенча курслар башланды

Бөгелмә мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә Ислам нигезләре курсларының уку сезоны ачылуга багышланган җыелыш узды.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланып китте.

“Ислам дине белем алырга чакыра. Барлык гамәлләр дә белемгә нигезләнергә тиеш, чөнки белемсез Аллаһыга гыйбадәт кылучы файдага караганда, күбрәк зыян китерә. Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белем алуга зур игътибар биргән. Ул әйткән: “Белемгә омтылу – һәрбер мөселманның һәм мөслимәнең бурычы”. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә (мәгънәсе): “Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы?” (“Зүмәра” сүрәсе, 9 нчы аять). Раббыбыз файдалы гыйлемнәр насыйп әйләсен!” – дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт.

Дәресләр шәһәр мәчетләрендә дә, авыл мәчетләрендә дә узачак. Узган ел балалар белән бик күп дәресләр үткәрелүен әйтеп үтәсе килә. Бу юнәлеш киләчәктә дә өстенлекле булачак. Шулай ук бу елда барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтү планлаштырыла.

Кичә Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә шулай ук кичке курс укучыларының җыелышы узды. Бу җыелышта дәресләр расписаниесе, уку сыйныфлары билгеләнде, тыңлаучылар һәм укытучылар белән таныштырдылар. Фәнил хәзрәт белем алу мөһимлеге турында искәртте. Булат хәзрәт кагыйдәләр белән таныштырды һәм дисциплинаның мөһимлеге турында искә төшерде. Уку елы башланды, Аллаһы Тәгалә файдалы белем алырга насыйп итсен һәм гөнаһларны кичерсен!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*