tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Корбан гаете ничек узачак?
Татарстанда Корбан гаете ничек узачак?

Татарстанда Корбан гаете ничек узачак?

Бүген Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көнендә (13 июльдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов катнашты. Алар Корбан гаетен бәйрәм итү, Казанда һәм Татарстанда корбан чалу йоласын кылу тәртипләре турында тәфсилләп сөйләде.

Беренче булып Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады. Ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Татарстанда һәм Казанда Корбан бәйрәмен билгеләп үтү тәртибе турында сөйләде:

Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Башкалабыз мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.45-03.30 – Коръән укылу;

03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;

04.00 – гает намазын уку;

04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

04.30 – корбан чала башлау.

Равил хәзрәт шунысын да ассызыклап узды: Татарстанда Корбан бәйрәме коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп үткәреләчәк. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Шул ук вакытта мәчеттә 100-дән артык кеше җыелмаска тиеш. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак. Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде.

Гает көннәрендә күркәм гадәт буенча Нәзарәт Татарстанда хәйрия чараларын уздырачак. Бу хакта тәфсилләп Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде. Ул быел фонд тарафыннан битараф булмаган мөселманнарны җәлеп итү мөмкинлеге туганлыгын билгеләп үтте. Шул сәбәпле, фонд тарафыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, шулай ук социаль һәм төзәтү учреждениеләренә 25 тонна корбан ите тарату планлаштырыла. Әлеге оешмалар арасында А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлары булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлары булган балалар өчен 4 нче махсус коррекцион гомуми белем бирү 4 нче мәктәп-интернаты, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, ТР Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы, республикадагы төзәтү колонияләре бар.

Корбан итен алу өчен мохтаҗлар +7 (843) 225-33-22 телефонына шалтырата ала. “Зәкят” фонды белгечләре һәркемгә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшыру кирәклеген әйтәчәк. Хәзерге вакытта фондка корбан итен алу өчен 700-дән артык гариза килгән, алар арасында – азкеремлеләр, инвалидлар, авыр хәлгә юлыккан кешеләр, ятимнәр.

Моннан тыш, “Без синең белән!” дип исемләнгән  хәйрия акциясе кысаларында ике авыру балага дәвалану курслары узу өчен акча җыю игълан ителә. Беренче бала – 12 яшьлек Артур Закиров. Малайда ДЦП һәм симптоматик эпилепсия. Тернәкләнү курсының бәясе 60 000 сум.

Икенче бала – Чулпан Әхмәтшина. Аңа 10 яшь. Кызда ДЦП, гидроцефалия, эпилепсия, ЗПМР, ЗРР… Чираттагы тернәкләнү курсы 100 000 сумны тәшкил итә.

Әлеге балалар азмы-күпме мөстәкыйльлек күнекмәләренә ия булу өчен тернәкләнү курслары үтүгә мохтаҗ. Ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300. Акчалар шулай ук 6390 0262 9014 6262 29 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы). Акчаларны җибәргәндә Артурга яки Чулпанга дип күрсәтергә.

«Мохтаҗны ашат» хәйрия чарасы кысаларында теләгән һәркем «Зәкят» фондында сарык сатып алып, аның итен азкеремлеләргә тапшыра ала. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. Моннан тыш, биредә квалификацияле белгечләр белән корбан чалу гыйбадәте буенча киңәшләр алырга мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 10 000 сум. Малларның саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Шулай ук Гарәфә көнендә (19 июльдә) мәчетләрнең берничәсендә ураза тоткан кешеләр өчен ифтар мәҗлесләре оештыру көтелә. Ифтар коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп үткәреләчәк.

Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков Корбан чалуны шәригать күзлегеннән чыгып аңлатты. Ул корбан чалыр өчен нисаб күләме никадәр булырга тиешлеген тәфсилләп сөйләде, корбан чалу һәркемнең үз җаваплылыгында булуын билгеләп үтте.

 

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*