tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мунчәли укулары” “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану” темасына багышланды
“Мунчәли укулары” “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану”  темасына багышланды

“Мунчәли укулары” “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану” темасына багышланды

10 июльдә, Чүпрәледә унөченче тапкыр “Мунчәли укулары” фәнни-гамәли-дини конференциясе узды. Быелгы “Мунчәли укулары”  “Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану” темасына багышланды.

Укуларга бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин башлангыч биргән иде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятне үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли укуларының дәрәҗәсе елдан-ел арта, масштабы да киңәя. Хәзер ул төбәкара дәрәҗәдә уза һәм быелгысына Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән һәм Мордовиядән дин әһелләре, кунаклар килде.

Бәйрәм башында ук район мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләр өчен бәйге оештырылды. Алар үзләренең дини белемнәрен танылган журналист Марсель Әхмәдуллин оештырган төрле  интерактив уеннар, бәйгеләр аша күрсәтте.

Төп өлеш Татарстанның баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре белән башланып китте. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә гаиләдә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе, ир-ат һәм хатын-кызларның дини мәҗлесләрдә, башка төрле чараларда киенү тәртибе турында сөйләде.

– Кешене кеше иткән дүрт сыйфат бар. Шуның беренчесе – акыл, икенчесе – дин, өченчесе – оят, дүртенчесе – изге гамәлләр. Хәдистә: “Кайсы кавемгә ошасаң, шул кавем белән кубарылырсың”, – диелгән. Шуңа күрә дә әби-бабаларыбызның, бүтән милләтләргә охшамас өчен, үз киенү рәвеше дә, бабайларның сакал үстерү тәртибе дә булган. Кызганыч: бүгенге яшәү, киенү, туклану рәвеше юнәлешендәге милли үзенчәлегебез югала бара, бу исә динебезне зәгыйфьләндерүгә, катнаш никахларга китерә. Шуңа күрә һәркем үзеннән соң яхшы, тәрбияле балалар калдырырга тиеш.

Яшьләрнең тәрбиясезлегендә аларның гаебе юк, бу очракта өлкәннәр гаепле. Хәзер бала, тугач ук, еламасын дип, кулына телефон тоттыралар. Ул әле сөйләшә дә белми, ә инде телефонга баскалап, теләсә нәрсә карый белә. Әти-әни баласының күңел сакчысы булырга тиеш. Күңелне нәрсә каралта, нәрсә агарта, шуларны балага өйрәтү – ата-ананың төп бурычы. Әгәр без үзебездән соң тәрбияле буын калдырсак, шул очракта гына киләчәгебез булачак. Безнең ният – максатыбыз иманлы, эшчән, аек акыллы, халкыбызның үткәнен, тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын, гореф-гадәтләрен дәвам итүче һәм саклаучы, җәмгыятебезгә файдалы, динле, зыялы, мәгърифәтле, югары әхлаклы халкыбыз варисларын тәрбияләү. Бүгенге чара да шушы мәсьәләләрне күздә тота һәм үзенең әһәмияте белән югары дәрәҗәгә ия, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Хәдистә: “Туганнар белән элемтә, күркәм холыклы булу һәм яхшы күршеләр илне яшәтә, гомерне озайта”, – диелгән. Бәйрәмне олылап, динебезне куәтләргә ярдәм итүдә, мөселманнарның үзара аралашуына, фикерләшүенә, берләшүенә юл ачуда үзләреннән олы өлеш кертүче дин кардәшләребез дә чарага бик теләп килүен әйтте.

Мордовия Республикасы мөфтие Зәки хәзрәт Айзятуллин җитәкчелегендәге делегация “Мунчәли укулары”нда беренче тапкыр гына катнашты.

– Бүгенге көндә җәмгыятебездә, тәрбия ысуллары буларак, халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә дини кыйммәтләргә зур игътибар бирелә.  Мәчетләребездә динне өйрәнү дәресләре алып барыла.  Шуның өчен дә яшьләребезнең әхлагын дөньяга карашын тәрбияләүдә динебезне, аның нигезләрен, милләтебезнең гореф гадәтләрен, тарихи истәлекләрне өйрәнү, бүгенге көндә дә мөһим мәсәлә булып кала бирә. Мордовиядә дә динне саклау юнәлешендә зур эшләр алып барыла. Мәчетләр эшли, гаиләләрдә хатын-кызның төп бурычы булып әхлаклы бала тәрбияләү, ә ир-атның бурычы итеп гаиләне тәэмин итү куелган. Әмма мондый төрдәге чараларның авыл җирлекләрендә үткәрелгәне юк. Әлеге күркәм юнәлешне сездән үрнәк итеп алабыз, – диде Мордовия вәкилләре.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы исеменнән  Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары, бәйрәмне оештыручы, шушы авылда туып-үскән Ильмир Измайлов тәбрикләде. Шулай ук тәбрикләү сүзләре белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башкалар чыгыш ясады.

Әлеге чарада Мунчәли авылында туып-үскән, гомерен урман хуҗалыгына багышлаган, соңгы 20 елын Тəтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән, “Татарстанның атказанган урманчысы” Ирфан Халитовка, бүгенге көндәге дини юнәлештәге эшчәнлеген бәяләп, Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медале тапшырылды.

“Мунчәли укулары” дини җырлар, вәгазь сөйләүләргә бай булды. Барлык җыелган халыкка, мәчеткә үтеп, өйлә намазын укырга, аннан корбан ашларыннан авыз итәргә мөмкинлек тудырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*