tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде

Бүген, 13 июль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Аны Омск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары, Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз һәм Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миниханов каршы алдылар.

Милли Шура рәисе Омск өлкәсенең Каракүл авылында алып барыла торган төзекләндерү эшләре белән танышачак.

Исегезгә төшерәбез, 6 май көнне Каракүл авылында зур янгын чыккан иде. Ут 25 корылманы, 1 азык-төлек кибетен, 14 торак йортны һ.б. юк итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан янгын вакытында зыян күргән гаиләләргә 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде. Шулай ук, авылны төзекләндерү өчен татар иҗтимагый оешмалары һәм битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән билгеле бер сумма җыелды. Хәзерге вакытта биредә торак пунктны торгызу буенча эш алып барыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*