tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова белән очрашты
Татарстан мөфтие республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова белән очрашты

Татарстан мөфтие республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае Сәйдә Аппакова белән очрашты

12 июльдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә, “Тәртип” радиосында  “Тузмый торган бүләк” тапшыруы авторы һәм алып баручысы, дин әһелләре булган хөрмәтле нәсел вәкиле Сәйдә Аппакова белән очрашты. Очрашу бик ихлас һәм җылы булды. Сәйдә абыстай Камил хәзрәткә үзенең дин юлындагы гамәлләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Хәзерге вакытта Сәйдә абыстайның бай тормыш юлын һәм бай эш тәҗрибәсен (әдәп-әхлак дәресләре, вәгазьләре) чагылдырган басма әзерләнә. Ул Камил хәзрәткә әлеге китапны бастыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт аның бу тәкъдимен хуплап каршы алды.

Сәйдә абыстайның дин юлындагы олуг хезмәтен югары бәяләп, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыгы өчен, Камил хәзрәт Сәйдә абыстайны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Ул 1990 еллар башында татар халкының дини-рухи яңарышында башлап йөргән, әлеге юлда замандашлары күңеленә ачкыч тапкан дин әһелләре арасында аерым урын алып тора. Сәйдә абыстай әдәп-әхлак дәресләре аша ислам нигезләрен аңлатучы мәгърифәтче, остаз-мөгаллимә. Милли, дини уяну, күтәрелеш чоры дип бәяләнгән үзгәртеп кору елларында Сәйдә Аппакова республиканың массакүләм мәгълүмат чараларының көтеп алынган абыстаена, нәсыйхәтчесенә әйләнде. Россия, Татарстан шәһәрләрендә, районнарда, авылларда ул бик күп вәгазь кичәләрендә катнашты. Ул үз вәгазьләрендә бүгенге көндә актуаль булган бала тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләре, күркәм мөгамәлә кебек кебек күбебезне борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыга.

Бүген Камил хәзрәт Сәйдә абыстайга Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында дөнья күргән Коръән басмасын, татар телендә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” , “Алты бармак” басмаларын, “Пәйгамбәрләр тарихы”н, үзенең Ислам диненә багышланган хезмәтләрен бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*