tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Ринат Закировны юбилее белән котлады
Татарстан Президенты Ринат Закировны юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Ринат Закировны юбилее белән котлады

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм.

Һәрбер дәртле, эшчән кешенең үз кыйбласы, тоткан юлы, яшәеш максаты бар. Сез гомерегезне иҗтимагый, милли-мәдәни эшкә багышладыгыз һәм хезмәтегездә зур уңышларга ирештегез. Татар мәдәниятен, тарихын, милли үзаңын дөньякүләм югарылыкта яңгыратуда, аны танытуда һәм таратуда илче буларак Сез бүген дә бик әһәмиятле олы миссия башкарасыз.

Хөрмәтле Ринат Зиннурович, милләтебезгә тырышып хезмәт иткәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә чын күңелдән яңа казанышлар, исәнлек- саулык, бәхет һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы
Президенты
Р.Н.Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*