Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында»гы Указга имза салды. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Указның тулы тексты:
«Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның вәкаләтләре тәмамлануга бәйле рәвештә, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 9 пунктының «в» пунктчасы нигезендә карар бирәм:
- Миңнеханов Рөстәм Нургали улын, Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә.
- Әлеге Указ имза салынган көненнән үз көченә керә».