tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан» радиосында Салих Сәйдәшев атналыгы башланды
«Татарстан» радиосында Салих Сәйдәшев атналыгы башланды

«Татарстан» радиосында Салих Сәйдәшев атналыгы башланды

Кичә «Татарстан» радиосында Салих Сәйдәшев атналыгы башланып китте. Ул бөек татар композиторының 120 еллыгына багышланган. Бу хакта «Татарстан» радиосы алып баручысы Раил Садри хәбәр итә.

Бу көннәрдә радио эфирында мәшһүр татар композиторы турында тапшырулар, шулай ук, татар язучыларының Салих Сәйдәшевкә багышланган әдәби әсәрләре яңгырый. Радио тыңлаучылар Сәйдәш җырларын, аның «Зәңгәр шәл» һәм «Наемщик» музыкаль драмаларыннан фрагментлар тыңлый ала.

Атна дәвамында 18 сәгать 25 минутта «Татарстан» радиосы Салих Сәйдәшев музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итә. 13 сәгать 10 минутта башлана торган «Татарстан дулкынында» тапшыруында да үзәктә Салих Сәйдәшев иҗаты булачак.

Атналыкны йомгаклап, шимбә (8.10 һәм 11.10) һәм якшәмбе көнне (15.10 һәм 16.10) тыңлаучылар игътибарына «Татарстан» радиосының алтын фондында сакланган Салих Сәйдәшев турында замандашлары истәлекләреннән торган «Күңелдән — күңелләргә» тапшыруы һәм Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» моноспектаклен тәкъдим ителәчәк.

Салих Сәйдәшев «Татарстан» радиосының беренче музыкаль мөхәррирләреннән берсе. «Татарстан радиосы» ның алтын фондында аның үзе дирижерлык иткән язмалары да саклана», — ди Раил Садри. Ул композиторның данлыклы «Совет армиясе» маршын да ул нәкъ менә радиода эшләгән чагында иҗат итүен искәртә.

9 декабрь — халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 120 ел. Ә 14 декабрь — халык җырчысы Фәридә Кудашеваның тууына — 100 ел. Алга таба «Татарстан» радиосында татар халкының бу мәшһүр шәхесләренә багышланган махсус атналыклар булачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*