tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Х. М. Гыйльфанов «Яз чәчәкләре ” конкурсының финалында катнашты
Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Х. М. Гыйльфанов «Яз чәчәкләре ” конкурсының финалында катнашты

Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Х. М. Гыйльфанов «Яз чәчәкләре ” конкурсының финалында катнашты

Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов «Яз чәчәкләре» конкурсының финалында катнашты. Бәйрәм чарасы 2021 елның 17 сентябрендә Чиләбе шәһәренең С.С. Прокофьева исемендәге концертлар залында узды.

Конкурс Бөтендөнья татар конгрессы һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан оештырылды.

“Яз чәчәкләре” – яшь татар кызларының үзенчәлекле мәктәбе ул: проектта катнашучылар берничә ай дәвамында милли мәдәнияткә һәм тарихка чумалар, көнкүреш үзенчәлекләре, кул эшләре нигезләрен, татар ашларының нечкәлекләрен өйрәнәләр, халык биюләре, җырлары һәм әкиятләрен өйрәнү аша иҗади потенциалларын үстерәләр.

Конкурсның финалы бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*