tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Без тарихта эзлебез” конкурсы уза
Татарстанда “Без тарихта эзлебез” конкурсы уза

Татарстанда “Без тарихта эзлебез” конкурсы уза

“Без тарихта эзлебез” конкурсы 15-25 сентябрьдә Татарстан Республикасының алты шәһәрендә уза. Һәр гаилә үзенең традицияләре, иҗади сәләтләре белән бай. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гадәте була. Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләр дә бар. Әнә шундый җылы тойгыларны үз эченә алган бу “Тарихта без эзлебез” конкурсы. безнең Минзәләдән Резедә һәм Айдар Фәрраховлар гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәмендә “Без тарихта эзлебез” конкурсының зональ этабында катнашты, дип хәбәр итәләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Конкурс шартлары буенча гаилә ризыгын, милли ризыкны , “Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем” визит карточкасын, концерт номеры да тәкъдим иттеләр. Билгеле, шәҗәрә белән дә танышып уздылар.

Гаилә үз традицияләрен һәм тарихын кадерләп саклый, бу истәлекне балаларга тапшыра.Хуҗабикә Резедә конкурска яраткан гаилә ризыкларын әзерләгән, өстәлләре бик мулдан иде.

Конкурс гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Һәр гаиләнен гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.

Бәйрәм концерт номерлары һәм шәҗәрә презентацияләре белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*