tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде
Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2024 елның 21 февраленнән  31 мартына кадәр «Ломоносов» (https://lomonosov-msu.ru/) фәнни сервисы буенча кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

Чыганак: g-tukay.tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*