tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды
Казанда таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды

Казанда таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды

24 февраль көнне Казан шәһәренең “Ракета” спорткомплексында Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Шәхесләр елы кысаларында Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган татар милли уеннары – таяк-тартыш һәм аркан тарту буенча ярышлар узды.

Турнирны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мас-рестлинг Федерациясе оештырды. Турнирның төп максаты – традицион мәдәниятне саклау, татар халкының милли спорт төрләрен һәм уеннарын үстерү. Ярышларда барлыгы 50 дән артык татар яшьләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе  Зөфәр Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга рәхмәт сүзе җиткерде һәм турнирның төп максатларын ассызыклап үтте.

Турнир бик югары дәрәҗәдә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*