tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә «НижгарСылу-2024» бәйгесе узачак
Түбән Новгород өлкәсендә «НижгарСылу-2024» бәйгесе узачак

Түбән Новгород өлкәсендә «НижгарСылу-2024» бәйгесе узачак

1 март көнне Сафаҗай мәдәният йортында 14-17 яшьлек татар кызлары арасында II «НижгарCылу-2024» өлкә бәйгесе узачак. Бәйгенең беренчесендә узган ел Сафаҗай кызы Алия Хәлилуллина җиңеп чыккан иде, шуңа быелгысын оештыручылар җиңүче авылында уздырырга дигән карарга килде.

Региональ татар автономиясе белән өлкә “Туган як” газетасы гамәлгә куйган, ә төп оештыручысы “Ак калфак” төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы булган бәйгенең катнашучылары, ниһаять, билгеләнде.

Бу көнне сәхнәгә чыгып бар осталыкларын күрсәтергә әзер булучы мөлаем кызларыбыз белән сезне дә кыскача таныштырабыз!

  1. Диләрә ХӘЙРЕТДИНОВА, 14 яшь, Пашат. Семочки мәктәбе укучысы.
  2. Лилия БАЙКИНА, 14 яшь, Петрякс мәктәбе укучысы.
  3. Лилия РАМАЗАНОВА, 14 яшь, Анды. Богородск мәктәбе укучысы.
  4. Ләйсән КАМАЛЕТДИНОВА, 13 яшь, Уразавыл мәктәбе укучысы.
  5. Эльнара САДЕКОВА, 15 яшь, Кече Рбишча. Зур Рбишча мәктәбе укучысы.
  6. Эльнара ХИСАМЕТДИНОВА, 16 яшь. Сафаҗай мәктәбе укучысы.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*