tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Рухи моң” бәйге-фестивале игълан ителде
Татарстанда “Рухи моң” бәйге-фестивале игълан ителде

Татарстанда “Рухи моң” бәйге-фестивале игълан ителде

6 февральдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Рухи моң” республика татар рухи мәдәниятне үстерү бәйге-фестивален оештыручылар – танылган җырчы Марсель Вәгыйзов һәм алып баручы Марсель Әхмәдуллин белән очрашты. Очрашуның сәбәбе әлеге бәйге-фестивальне оештыру мәсьәләләре белән бәйле иде.

“Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан игълан ителде. Төп оештыручысы – “Рухи моң” иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе. Мәгълүмати партнер -“Тәртип” радиосы.

Әлеге бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару, халкыбызның нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баету, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя. Шулай ук күңелгә чын рухи азык бирердәй, эчтәлекле текст, милли аһәң белән баетылган “үзебезнең” җырларны, иман нурын таратучы, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган динне куәтләүче җыр җанрын үстерү; сәхнәдә үз-үзеңне тоту, зәвык һәм милли модалы киенү буенча да өлге булдыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын үстерү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу; татар телендә вәгазь сөйләү сыйфатын яхшырту максатлары да бар. Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: “Дини җыр”, “Мөнәҗәт”, “Милли мәкам белән азан әйтү” һәм “Вәгазь cөйләү”.

Шушы көннәрдә башланып киткән бәйгенең сайлап алу этабы дистанцияле форматта үткәрелә. Конкурсның финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә сәхнәдә фестиваль итеп уздырылачак. Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән http://azan.tatar cайтында танышырга мөмкин.

Бәйгенең бер номинациясе “Милли мәкам белән азан әйтү” дип аталу сәбәпле, бүгенге очрашуда сүз күбрәк республикада татар мәкамен торгызу турында барды. Мөфти хәзрәт бу өлкәдә Төркия тәҗрибәсе белән таныштырды, анда азан әйтүчеләр – мөәзиннәр эшчәнлегенең билгеле бер системага салынганлыгын белдерде. Татарстанда бу системаны булдыру максатыннан, милли мәкам белән азан әйтүчеләрне “Рәшидә” үзәге каршындагы белем арттыру курсларында әзерләү, аларның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, сертификатлар тапшыру мөмкинлекләре барлыгын әйтте.

Конкурска килгәндә, оештыручылар әлеге бәйге-фестивальгә республика мөхтәсибәтләрен җәлеп итү мәсьәләләрен дә күтәрде. Шулай ук азанны популярлаштыру юнәлешендә фильм төшерү планнары белән дә уртаклашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга очрашу истәлеге итеп Коръәннең яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*