tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасы “Ак калфак” оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итә
Башкортстан Республикасы “Ак калфак”  оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итә

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар hәм мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү өчен Башкортстан Республикасы “Ак калфак”татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы бүлекчәләре бер гаилә булып берләште.

Бу  ярдәм  ихлас йөрәктән башкарылды. Барлык бүлекчәләрдә дә хәрбиләр өчен кирәк-яраклар җыю мәйданчыклары ачылды. Беренче булып ярдәм күрсәтүне Чишмә районы Ярми авылы бүлекчәсе башлап җибәрде. Афган җирләрендә хәрби бурычын үтәгән иганәчебез Карачурин Радик hәм Чишмә районы башлыгы Мансуров Ришат белән берлектә хәрбиләр өчен кирәк булган: гигиена кирәк-яраклары, ашамлыклар, дарулар, мәктәп һәм балалар бакчаларыннан изге теләкләр язылган хатларны хәрбиләргә тапшырып кайттылар.

“Ак калфак” оешмасы әгъзасы Галикеева Эльвира тәкьдиме белән Ярми авылы мәдәният йортында җайланмалар (маскировочные сети, халаты) әзерләү башланды. Эльвира ханым интернет челтәрләреннән башта үзе өйрәнеп авыл халкын җәлеп итте. Ярми мәдәният йорты җитәкчесе Сәрвәрова Гөлфия үзенең фольклор төркемнәре “Җидегән чишмә”, ” Сәхнә дуслары” белән бу сеткалар бәйләү эшен башлап җибәрде. Бу ак калфаклы ханымнарының эше район буенча барлык мәдәният йортларында да оештырылды, осталык дәресләренә чит районнардан Раевка, Дәүләкән, Уфадан килүчеләр булды. Бишбүләк, Кырмыскалы, Бакалы, Илеш, Борай, Туймазы, Дуван, Дүртөйле h. б районнардагы ак калфаклы ханымнарыбыз хәрбиләргә туган өй җылысын еракта да тойсыннар өчен җылы оекбаш, перчаткалар бәйләде, ә инде тәмле ризыклардан чәк-чәк, кискән тукмачлар эзерләп җибәрде. Әйе, ярдәмнең баhасы юк аның. Тик безнең ир-егетләр туган җирләренә исән-сау кайтсыннар дигән теләктә калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*