2025 елның 20 февралендә 11.00 сәгатьтә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Казан, Островский ур., 15 йорт) «Татарстанда татар әдәби музейлары һәм милли әдәбият» темасына түгәрәк өстәл утырышы узачак.
Очрашу Татарстан Республикасы Милли музееның 130 еллыгы һәм Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына багышланган.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу тәкъдим ителә:
– республиканың татар әдәби музейлары барлыкка килү тарихы;
– музейларның татар язучылары мирасын саклау һәм популярлаштыру эшчәнлеге;
– республикада әдәби музейларның актуаль проблемалары;
– татар әдәби музейлары арасында үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек формалары.
Түгәрәк өстәлдә дәүләт, муниципаль, шәхси, мәктәп һәм ведомстволарга караган әдәби, әдәби-мемориаль, тарихи һәм туган як тарихын өйрәнү музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, язучылар, галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.
Түгәрәк өстәл эшендә катнашырга теләүчеләрдән [email protected] почтасына гаризалар көтәбез
Гариза ирекле формада түбәндәге мәгълүмат белән җибәрелә:
– исем, фамилия, атасының исеме;
– эш урыны һәм белгечлек;
– академик исем һәм дәрәҗә (бар икән);
– докладның исеме.