tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат
Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат

Бүген арабыздан Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева бакыйлыкка күчте. Хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге раслады.

«Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде. Шунда вафат булды», — диде аның дәүләт ансамблендә эшләүче хезмәттәшләре.

Венера Хәсән улына 77 яшь иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Венера Гәрәева вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*