Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат. Аңа 63 яшь иде.
«Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип яза театр.
Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.
- Юкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елдан — Татар академия театрында. Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас.
- Рольләре: Зөлфия — «Зөлфия» (К.Әмиров); Зарима — «Китәм инде» (Р.Хәмид); Наташа — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Айшә — «Без китәбез, сез каласыз», Тәмлетамак — «Авыл эте Акбай», Саҗидә — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин); Әминә — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин); Сәкинә — «Мирас» (Г.Каюм); Фирдәвес — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», Руфия — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Маша — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Нина — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Мәрфуга — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Дригамбәр — «Портфель», Танай — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Саҗидә — «Килә ява, килә ява…», «Ява карлар, ява карлар…» (З.Хәким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-xalyk-artisty-rausaniya-yukaceva-vafat-5857454