tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Россиядәге вәкиллеген Равил Әхмәтшин җитәкли башлаганга ун ел тулды
Татарстанның Россиядәге вәкиллеген Равил Әхмәтшин җитәкли башлаганга ун ел тулды

Татарстанның Россиядәге вәкиллеген Равил Әхмәтшин җитәкли башлаганга ун ел тулды

Апрель аенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, полиция генерал-майоры, юридик фәннәр докторы Равил Әхмәтшин Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеген җитәкли башлаганга 10 ел тулды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин юбилее уңаеннан (аңа 23 апрельдә 60 яшь тулды) «Российская газета» хәбәрчесенә интервью биргән. Ул бүгенге көндә Татарстан — илнең динамик үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе булуы, ә анда туып үскән кешеләр төрле тармакларда (сәясәттән спортка кадәр) зур уңышларга ирешүе, Вәкаләтле вәкиллек аларга туган ягы һәм бер-берсе белән элемтәләрне югалтмаска ярдәм итүе турында сөйләгән.

Вәкаләтле вәкиллек каршында Татарстанның күренекле кешеләрен берләштергән биш һөнәри клуб эшләп килә. Кемдер республикада туып үскән, кемдер шунда белем алган, әмма аларның барысы да Мәскәүдә төпләнгән һәм үз өлкәләрендә күренекле кешеләргә әверелгән.

Мисал өчен, офицерлар клубына 200дән артык генерал һәм адмирал, 16 Россия Герое һәм бер СССР Герое керә. Медиаклубта — 150дән артык танылган журналист, табиблар клубында — 200дән артык профессор һәм медицина академигы, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубында республиканың 250гә якын атказанган һәм халык артисты әгъза булып тора.

Быел ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә, әлеге уңайдан күп кенә чаралар планлаштырылган. «Планнар зурдан, федераль дәрәҗәдә бәйрәмнең оештыру комитеты төзелгән. Төп чаралар июль–октябрь айларына планлаштырылган, шулай булгач коронавирус пандемиясе зур үзгәрешләр кертмәс дип өметләнәбез. Третьяков галереясында Татарстан музейларында саклана торган экспонатлар күргәзмәсе оештырылачак», — ди Равил Әхмәтшин.

Ул Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре, Татарстанның биш театры гастрольләре узачагын әйткән. «Мәскәү халкы да әлеге вакыйгаларны көтә, алар һәр елдагыча бик күп кунаклар җыя. Моннан тыш, июль аенда башкалада Бөтенроссия Сабан туен зурлап билгеләп үтәргә ниятлибез», — ди ул.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*