Татарстанның “Татар кызы-2019” исеменә Яр Чаллы шәһәре кызы Азилә Әюпова лаек булды. Ул Казан федераль университетының 4 курс студенты. “Казан гүзәле” исеменә лаек булган Алия Әхмәтова белән бергә, ул “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенең ярымфиналында катнаша.
Җиңүче белән кыскача блиц-интервьюны китерәбез:
- Туган көне: 31.05.98
- Йолдызанамә – Игезәкләр
(вак-төякләрдә икеләнү хас… “чәйгә сөтне сал, чәйдән сөтне ал!”) - Тормыш девизы: Булганына шөкер кылып яшә!
- Эш/Уку урыны: Казан Дәүләт университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
- Яраткан шөгыле: яңгыр яуганын тыңлау, гитара чиртеп утыру.
- Яраткан авторлар, китаплар, фильмнар: Бар эшләремне онытып укый торган авторларны, режиссер Кристофер Нолан фильмнарын яратам.
- Яраткан татар аш-суы: кыстыбый, ә юк…бәлеш!..тагын гөбәдия! (Әйттем бит мин игезәкләр…)
- Конкурстан нәрсә көтәсез? Матур фотографиялар. Шаярам!
Якты хатирәләр! (Ә аларны матур фотографияләр саклар!)