tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның “Татар кызы-2019” Азилә Әюпова: Тормыш девизым “Булганына шөкер кылып яшә!”
Татарстанның “Татар кызы-2019” Азилә Әюпова: Тормыш девизым “Булганына шөкер кылып яшә!”

Татарстанның “Татар кызы-2019” Азилә Әюпова: Тормыш девизым “Булганына шөкер кылып яшә!”

Татарстанның “Татар кызы-2019” исеменә Яр Чаллы шәһәре кызы Азилә Әюпова лаек булды. Ул Казан федераль университетының 4 курс студенты. “Казан гүзәле” исеменә лаек булган Алия Әхмәтова белән бергә, ул “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенең ярымфиналында катнаша.

Җиңүче белән кыскача блиц-интервьюны китерәбез:

  • Туган көне: 31.05.98
  • Йолдызанамә – Игезәкләр
    (вак-төякләрдә икеләнү хас… “чәйгә сөтне сал, чәйдән сөтне ал!”)
  • Тормыш девизы: Булганына шөкер кылып яшә!
  • Эш/Уку урыны: Казан Дәүләт университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  • Яраткан шөгыле: яңгыр яуганын тыңлау, гитара чиртеп утыру.
  • Яраткан авторлар, китаплар, фильмнар: Бар эшләремне онытып укый торган авторларны, режиссер Кристофер Нолан фильмнарын яратам.
  • Яраткан татар аш-суы: кыстыбый, ә юк…бәлеш!..тагын гөбәдия! (Әйттем бит мин игезәкләр…)
  • Конкурстан нәрсә көтәсез? Матур фотографиялар. Шаярам!
    Якты хатирәләр! (Ә аларны матур фотографияләр саклар!)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*