tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллегендә төбәкара түгәрәк өстәл узды
Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллегендә төбәкара түгәрәк өстәл узды

Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллегендә төбәкара түгәрәк өстәл узды

6-чы февралькөнне Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллегендә төбәкара түгәрәк өстәл (конференция) узды. Чарада төбәкчеләр, дин әһелләре, җәмәгатьчеләр һәм яшьләр оешмасы әгъзалары катнаштылар.

Түгәрәк өстәл кысаларында Уралдагы татар халкының күренекле шәхесләре турында сүз барды. Конференциянең хөрмәтле Татарстан кунаклары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, «Юлбатым-Ямбулатым»  тарихи-документаль китап авторы Сафин Илдар Фәтхулла улы катнаштылар.

Түгәрәк өстәлдә Уралдагы татар халкы өчен бик әһәмиятле темалар күтәрелде һәм тәкъдимнәр ясалды.

Екатеринбургның төбәкчеләр агьзасы Фәрид Нусратуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*