tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын «Моабит дәфтәрләр»е бер көнгә халыкка ачык булачак
Чын «Моабит дәфтәрләр»е бер көнгә халыкка ачык булачак

Чын «Моабит дәфтәрләр»е бер көнгә халыкка ачык булачак

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда уникаль чара – Төп нөсхә көне узачак. Тантаналы шартларда музей фондларыннан Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» нең оригиналын чыгарачаклар – бу көнне аларны теләгән һәркем күрә алачак.

Чара Милли музейда ел саен Муса Җәлилнең туган көнендә уза. 11.30 сәгатьтә 1 Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салыначак, 12.00 сәгатьтә Музейда программа башланачак.

Музейның яңа традициясе буенча кыйммәтле экспонатны музей заллары буйлап хөрмәтле кунак алып бара. Быел катнашуга Россия Герое, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков – легендар Т – 80 «Алеша» танкы экипажы әгъзасы ризалык бирде.

«Бу безнең өчен зур хөрмәт, – ди Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина. – Бу безнең җәмгыятькә хәзерге буыннар дәвамлылыгын ачык итеп күрү өчен кирәк. Советлар Союзы Героеның Бөек мирасын халыкка Россия Герое тәкъдим итәчәк. Без Рәсим Баксиковка әйтеп бетергесез рәхмәтле!»

Төп нөсхә көне программасында – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларының музыкаль-әдәби чыгышлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән сәламләү сүзләре.

«Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә язган шигырьләр җыентыгы. Җыентыкта эчтәлеге буенча төрле нацистларның җинаятьләрен фаш итүдән алып юмористик рәсемнәргә кадәр булган 93 шигырь бар. 58 ел элек дәфтәрләр Муса Җәлилнең хатыны Әминә тарафыннан Милли музейга тапшырылган. «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрьнең туган көнендә генә аннан чыгарыла. 15 февраль көнне аларны музейга килүчеләрнең һәрберсе күрә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*