tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте
Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте

Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте

6 февраль көнне Казан шәһәренең “Шәрык клубы” татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты.

Шулай ук утырышта татар җәмгыяте, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәләрендә җитди эшчәнлек алып барган дәүләт структуралары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Әдәби марафон проекты өчен яңа номинацияләр тәкъдим ителде, үткәрелә торган чараларны яхшырту идеяләре әйтелде, ясалма интеллектны куллану даирәләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды, Гаилә елы уңаеннан фикерләр әйтелде, 2024 елда “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең үткәрелү даталары билгеләнде. Тиздән әлеге бәйгегә старт биреләчәк, ә бәйгенең тантанасы апрель аенда үткәрелер дип көтелә.

Шулай ук, Интернет челтәрендә сыйфатлы татар контентын арттыру, веб-контентны татар теленә тәрҗемә итү, татар халкының заманча технологияләр өлкәсендә белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Татнетны үстерү фондының һәм “Белем.ру” компаниясенең бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар.

Якын арада үткәреләчәк иң җитди чараларның берсе – «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе, ул 16-17 февраль көннәрендә үткәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*